16+

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән юлда күңелсез хәл булган

Эстраданың талантлы пары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән авылга кайтып барганда, юлда күңелсез хәл булган. Бу хакта безгә Алмаз сөйләде.

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән юлда күңелсез хәл булган

Эстраданың талантлы пары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән авылга кайтып барганда, юлда күңелсез хәл булган. Бу хакта безгә Алмаз сөйләде.

“Авылга кайтып бара идек. Чаллыга җитәргә 60 чакрым кала машина сүнде. Кабызып карыйм, барыбер сүнә. Шулай берничә тапкыр кабынып сүнде. Үзем белгәннәрем буенча тикшереп чыктым, барысы да яхшы кебек. Шалтыраткан танышларым телефон трубкасын алмады.

Шуннан соң бер кешегә шалтыратам дип, ялгыш башка кешене җыйганмын. Кыскасы, әнисе дип кызына эләктем. Ул кызның ире барлыгы искә төште. Ире безгә эвакуатор җибәрде, автосервис белән дә ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аңа. Эвакуатор белән йөргән юк иде әле, йөрергә язмасын да бүтән. Чаллыга алып бардылар, машина төзек дип күрсәтә. Бензины да, мае да бар. Ләкин кабынмый. Югыйсә иске дә түгел, 2018 елгы машина бит.   

Бензин насосын караганнар иде, бензин килми булып чыкты. Алыштырабыз дип ача башлагач, бензинның күләмен күрсәтә торган датчик урыныннан кымшанган икән. Миндә бензин бар дип күрсәтте, чынлыкта ул булмаган. Бу “сәяхәт” кыйбатка төште. Янәшәдәге заправкадан канистр белән бензин алып салдык та, авылга кайтып киттек. Кайтуга, Зөлфирә өй юарга, җыештырырга кереште. Машина эшли, Аллаһка шөкер. Юлларда исән-имин йөрергә язсын”, - дип сөйләде безгә Алмаз Мирзаянов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading