5 ноябрь көнне җырлы гаилә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары туды. Сабыйның буе - 51 см, авырлыгы - 3310 грамм. Зөлфирә хис-кичерешләре белән уртаклашты, ә Алмаз кызларына исем сайлау белән мәшгуль.
"Әни булганымны әле яңа гына аңладым! Кичке якка кергәч, яныма яткызып имезгәч, күзләрен йомып йокыга талды кызым. Янымда тормышымның яме. Бер кат бөтен белгән, булган догаларымны укып, теләкләр теләдем. Тулгак газаплары кичергән вакытта үземнең әнине күз алдына китердем. Исән-сау котылсам, кайтып әниемнең кулларын үбәр идем, безгә гомер биргәне өчен рәхмәт әйтер идем, мин аны әле шул төндә генә аңладым бит нәрсә икәнен!
Шушы постны укучы һәрбер кыз балага, булачак әниләргә, булган әниләргә парлы булып, балаларының бәхетен, куанычын күреп яшәүләрен телим! "Мин-ӘНИ!" дигән сүзләрне һәрбер хатын-кызга горурлык хисе белән йөртергә насыйп булсын!" - ди Зөлфирә.
Алмаз Мирзаянов: "Кайчан инде, кайчан инде дип 3 ел буе сорап язучылар бүген тынычлап йокларга ятыр алдыннан, исем дә сайлыйк инде кызыбызга!" - дип язылучыларына мөрәҗәгать иткән.
Мирзаяновларга Сәминә, Әмилә, Зифа, Сәйдә, Азалия, Амалия, Әсмабикә, Зәлинә, Зилә, Зөбәрҗәт, Ясминә, Зәмирә, Мәдинә, Эллария, Сәфинә, Таңсылу, Алсу, Диләрә, Асылъяр, Иделия, Гөлчәчәк, Ләйлә, Тамчыгөл һәм башка исемнәр тәкъдим иткәннәр. Нинди исем сайлаганны мулла кушкач хәбәр итәрбез, дип ышандырды Алмаз.
Алмаз белән Зөлфирәне тагын бер кат котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Зэринэ
0
0
0
0
Сәйлән Алмазовна
0
0