16+

Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова): “Салават Зәкиевич мине шелтәли”

23 октябрь көнне Казанда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының гала-концерты булачак. Чарага әзерлек эшләре турында Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) белән сөйләштек.

Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова): “Салават Зәкиевич мине шелтәли”

23 октябрь көнне Казанда Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының гала-концерты булачак. Чарага әзерлек эшләре турында Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) белән сөйләштек.

“Узган ел пандемия аркасында конкурс булмый калды. Ниһаять, быел ул узачак. Барыбыз да бик көтеп алдык. Барлыгы җиде район-шәһәрдә сайлап алу турлары узды. Кабат шуңа инандым: талантлар бик күп.

Жюрида үзем дә булам. Жюри рәисе – Салават Зәкиевич. “Сиңа жюрида утырырга ярамый, чөнки сиңа барысы да ошый”, - дип мине шаяртып шелтәли ул. Мин жюрида булырга телим, чөнки үземнең дә билгеле бер фикерләрем бар. Традицияләребезнең саклануын, яшьләргә тапшырылуын телим. Әлбәттә, алар элеккеге җырларны Әлфия Авзалова кебек җырламый, аларның үз карашы бар. Кемдер баянга кушылып җырлый, кемдер заманча аранжировка ясата. Мин моңа бер дә каршы түгел, иң мөһиме – ул җырлар яшәсен. Шуңа да быел жюрида яшьләр күп булачак”, - диде Зөлфия ханым.

Конкурсның беренче туры – 20 октябрьдә, икенче туры 21 октябрьдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узачак. Гала-концерт исә 23 октябрьдә “Пирамида” концертлар залында булачак. Биредә 13 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Конкурс өч номинациядә үткәрелә: вокал (академик вокал, халык җырлары, эстрада җырлары, джаз), нәфис сүз һәм хореография. “Әни һәрвакыт шушы өч юнәлешкә зур игътибар бирә иде. Үзенең дә җырлау сәләте генә түгел, матур сөйләү белән бию осталыгы да бар иде”, - ди Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова). 

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президент Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды ярдәме белән оештырыла. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading