16+

Зөлфия Шакирова Алсу Фазлыевага: "Күкрәкләрең шешмәсен"

Алсу Фазлыева Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның сарык итенә кызыккан. “Уйнап кына сораган идем, Зөлфия апа шундук китереп бирде”,  - ди Алсу.

Зөлфия Шакирова Алсу Фазлыевага: "Күкрәкләрең шешмәсен"

Алсу Фазлыева Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның сарык итенә кызыккан. “Уйнап кына сораган идем, Зөлфия апа шундук китереп бирде”,  - ди Алсу.

"Буш вакытымда Җәвит абый Шакиров аккаунтын бик яратып карыйм. Гаиләләре белән җыелышып бакчаларында Зөлфия апа белән бергәлектә тәмле ризыклар пешерәләр. Сокланып карап торабыз, күз тимәсен.

Кичә тәмле сарык итен пешергәннәрен күргәч, Җәвит абыйга "офиска да алып килегез әле, Җәвит абый" дип язган идем, Зөлфия апа бүген үк алып килде.

“Бәби имезүче хатын-кыз корсаклы хатын-кыз белән бер, күкрәкләрең шешмәсен”, - диде.
Корсаклы чагымда ук бик игътибарлы иделәр, зур рәхмәт сезгә!

Искиткеч тәмле пешергәнсез! Аллаһы Тәгалә үзе зурласын!” - дип язган Алсу Фазлыева.

Зөлфия Шакирова Фазлыевларга бакчаларында үскән кура җиләге белән кыяр да алып килгән.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading