16+

Зөлфия Шакирова: "Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар җиләк сезонын башлап җибәргән. Алар һәвәскәр җиләкчеләр кебек дан тота. Зөлфия апа Шакирова белән җиләкле җәйләр турында сөйләшеп алдык әле. 

Зөлфия Шакирова: "Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар җиләк сезонын башлап җибәргән. Алар һәвәскәр җиләкчеләр кебек дан тота. Зөлфия апа Шакирова белән җиләкле җәйләр турында сөйләшеп алдык әле. 

– Зөлфия ханым, җиләк вакыты турында балачак хәтирәләре белән уртаклашыгыз әле?

– Җиләк җыю вакыты – зур бәйрәм. Кечкенәдән зарыгып көтеп алдык. Безнең якларда каен җиләге юк иде. Иртән торып, бер урамда үскән кызлар белән җыелышып, җиләккә киттек. Бидонны тутырмыйча кайтмадык. Бер-беребез белән узышып, җимеш җыйган чаклар булды. Бу бит баланы кечкенәдән эшкә өйрәтү. Әти-әни: "Җиләк өлгергән, кызым, җыеп кайтырсың", – дип әйтеп китә иде. Без шул сүзләрне көтеп кенә тордык. Көннәр кызу булгач, тамак кибә иде. Ат эзенә җыелып торган суны ятып эчеп үстек. Бернинди курку да булмаган, авырмадык та, хастәханәләрдә дә ятмадык. Хәзер бала-чагага кырдан җыеп кайткан җиләкне дә юып ашатабыз. Какы, кузгалак, җиләк белән үстек, бәлки, шуңа күрә безнең сәламәтлегебез нык булгандыр.

– Җиләккә бардыгызмы әле?

– Быел каен җиләге уңышы мул. Озакламый җир җиләге өлгерер вакыт җитә. Без шатлана-шатлана җыябыз, ул бит Ходай биргән җимеш. Бер кем су сибеп торамаса да, җиләк шулкадәр күп. Барыбызга да җитә, күңелебез киң булсын. Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам. Сатып алган җимеш үз кулларың белән җыйганга җитми бит. 

– Каен җиләген беренче тапкыр кайчан күрдегез?

– Татарстанга күчеп килгәч беренче тапкыр каен җиләге күрдем. Безне дусларыбыз җиләккә чакырды. Ис-акылым китте. Эх, бу җиләкне күрше кызларга, әнигә күрсәтәсе иде, дигән уйлар килде. Каен җиләген кып-кызыл яланда ятып җыйдык. Җәвитем белән һәр елны беренче уңыш әзер булгач, кырга ял итергә чыгып китәбез. 

– Җиләкне кем тизрәк җыя?

– Мин җиләкне бик җентекләп, чиста итеп җыям. Зур-зур җимешләрне алам, кызарып пешкәннәрен генә. Миннән соң килгәннәргә дә калсын, димен. Җәвит җиләкне бик тиз җыя. 

– Җиләкне ничек эшкәртәсез?

– Соңгы вакытта җиләкне кайнатканым юк. Элек киптергән дә булды. Җиләкне изеп, аз гына шикәр салып, савытларга тутырып, суыткычка куям. Пироглар өчен, аны пакетларга салам. Кышкы салкын көннәрдә чәй белән эчәргә менә дигән була. 

Илгизә Галиуллина 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading