16+

Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.

Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.

- Зөлфия апа, сез бик кечкенә булып дөньяга килгәнсез. Медицина көчле булмаган ул заманда ничек тернәкләнеп киткәнсез икән?

- Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында нефтьчеләр гаиләсендә тудым. Дөньяга 6 айдан 1200 граммлы булып ашыгып туганмын. Үз эшен яраткан чын табиблар ярдәме белән исән калганмын. Әни "өйгә кайткач үлсә, җавапка тартырсыз" дип мине алырга курыккан, шуннан соң әтине чакырганнар. Әти мине кулына алган да: "И, бигрәк үземә охшаган", - дип мине күтәреп чыгып киткән, әни хастаханәдә калган. Әти беренче очраган машинага утырып өйгә кайтып киткән. Гаиләдә мин - төпчеге, ике апам, ике абыем бар. Әти өйгә килгән кешеләрнең берсенә дә мине күрсәтмәгән, "күз тидерәсез", дигән. Мине каз бәбкәсе кебек бүреккә салганнар. Көне буе йоклаганмын, әни мамык шәлгә төреп үстергән. Беләкләрем бәрелер дип одеялга да төрмәгәннәр. Хәзер дә җылыны яратам, гел җылы киенеп йөрим.

- Гаиләдә нинди тәрбия алдыгыз? Әти-әниегез артист булырга теләвегезне ничек хуплады?

- Дөрес тәрбия алдым. Әти-әнием бик акыллы, уңган, сабыр, ярдәмчел кешеләр иде. Үземне белгәннән бирле артист булам дип хыялландым, ләкин әти мине табиб итеп күрде. Артистлыкка кермәсәм, медицина өлкәсенә барырмын дип уйлаган идем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Әни бик каршы булган иде. "Артистлар бәхетсез булалар", - диде. Чынлап та, артист гомер буе гастрольдә йөри, өйгә кайтмый, бала үскәнен күрми. Тик шулай да хыялымны тормышка ашырдым, артист булдым. Ә тормышта әти-әни сүзеннән чыкмадым. Үз гаиләм булганнан соң да ашарга утырганда, "әни белән әти нәрсә ашый икән?" дип уйлый идем. Әни пешергәнне мин дә пешерергә тырыша идем. Мин аларга буйсынып яшәдем. Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде. Әниләргә кунакка кайткач, йә Җәвитләргә, йә туганнарга бара идек. Әни "озак торасызмы?" дип кала иде. "Кунып кайтабыз, озакка барабыз" дип әйтергә телем әйләнми иде. "Синең ирең бар, син бит минем хатын", - дип Җәвит шелтә белдерә иде. Хәтта студент чагымда да дуслар белән тулай торакта Яңа ел үткәрергә калмыйча, әти-әни янына кайттым.

- Әти-әниегез ничә ел бергә гомер итте? Аларның мөнәсәбәтләре турында сөйләгез әле.

- Әни - 88, әти 93 яшьтә мәрхүм булдылар. Мин моңа әзер түгел идем, аларны "үлделәр" дип тә әйтә алмыйм. Аларны югалту бик авыр булды. Әле дә үзем генә калсам, аш бүлмәсендә әнинең фотосына карап, аның белән сөйләшәм. Моның ярамаганын да беләм, әмма күңелем төшсә, кәеф булмаса, әни белән сөйләшәсе килә. Башта әни китте, ун айдан соң әти китте. Алар 66 ел бергә яшәде. Безнең өйдә чебен очкан тавыш та юк иде. Әти әнигә Мәрьям дип кенә түгел, тулы исеме белән Гөлмәрьям дип эндәште. Ул әнине бик хөрмәт итте. Әнигә инсульт булды, ике генә ай ятты. Әтинең әнидән соң яшисе килмәде, ашамады, эчмәде. Әнинең киткәнен әтигә әйтергә курыктык. Ул урын өстендә ятты, егылып бот-оча сөяген имгәткән иде. Әнине залда юганда, әти урын өстеннән төшеп, шуышып килеп ишекне ачкан. Әнинең үлгәнен сизгән. "Минем аннан башка яшисе килми", - диде. Шунысы үкенечле: өч ел дөм сукыр булганнан соң, үләренә бер ел кала Казанга операциягә алып бардым. Аңа кадәр Уфага алып барганнар, булмый дигәннәр. Казанда 10 минутта күзе ачылды, бер ел күзле булып яшәде. Ник шуны иртәрәк эшләмәдем дип үкенәм. Әни бездә ике атна торганнан соң авылга кайтты. Әтине шундый сагынган иде. Әтинең караваты каршына килеп утырды да: "Син мине сагындыңмы?" - дип сорады. "Син кая болай озак йөрдең соң?" - ди әти. Җәвит белән күңелләр тулып еладык. Әтинең киткәненә – 7 ел, әни 8 ел арабызда юк.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

29

2

4

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК кызганыч хикэя,но азагында белэсе килэ иде,бездэ Башкирия да ул газета сатыламы?

    Мөһим

    loading