16+

Зөлфәт Зиннуров: "Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да..."

Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуровны Саба егете дип беләләр. Әмма, чынлыкта, ул Теләче районында туган.

Зөлфәт Зиннуров: "Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да..."

Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуровны Саба егете дип беләләр. Әмма, чынлыкта, ул Теләче районында туган.

– Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында тудым. Әти шунда мәктәп директоры булып эшләде. Тик Теләчедә озак яшәмәдек, 9 айдан соң әтинең туган ягы Бигәнәйгә киткәнбез. Аннан соң инде Сабада ике катлы йорттан бирелгән фатирга күчендек. Гаиләдә без ике бала – Алия исемле сеңлем бар. Ул кияүдә, гаиләсе белән Сабаның Тимершык авылында гомер итә.

– Зөлфәтнең балачагы ничек узды?

– Хәзерге балалар урамда уйнамый, телефон кочаклап өйдә яталар. Ә без урамнан кермәдек. Әти-әни: “Урамга чыкмыйсың”, – дип куркыта иде. Өйдә нишләп утырырга кирәк? Иң курыккан әйбер шул булды. Унбишләп бала җыелышып ишегалдында гөр килеп уйный идек. Әти-әниләр безгә Сабан туе бәйрәме оештыра иде, шундый күңелле була иде ул. Әтиләр кичләрен йә домино, йә карта суга иде. Без милиция бүлеге янында яшәдек. Шунда кереп концерт куйганмын, шигырьләр сөйләгәнмен. Аны әле дә сөйлиләр, көлеп искә алалар. Миңа кәнфит һәм башка күчтәнәчләр биргәннәр.

– Әтиең Шамил абый  күп еллар дәвамында Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләде. Нинди әти иде ул?

– Әти – Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы. 2010 елда 55 яшендә вафат булды. Кинәт китте. Безнең өчен әти – авторитет, аның сүзе закон иде. Китап укырга яратты, тарих факультетын тәмамлаган ул үзе. Бер укыган китапны кат-кат укый иде. Эш дип янып яшәде, ял итә белмәде. Диңгез дә күрә алмады, дип үкенәм. Хәтере яхшы иде, барлык укытучыларның, укучыларның исемнәрен белде. Туган көннәрне дә яттан белә иде. Бүген кая гына барсам да, әти белән таныш булган кешеләр: "Әтиең шәп кеше иде, беркайчан безгә тел тидертмәде, безне гел яклады", – дип аны җылы итеп искә ала. Әти минем туйны, балаларны күрми калды. Сеңлемнең олы баласын гына күреп, сөеп өлгерде. Бик сирәк, ике-өч тапкыр гына төшкә керде әти. Анда да үлгән кебек түгел, исән дип күрдем. 

– Әниең Зөлфия апаны бик моңлы җырчы буларак беләм. Аның хәлләре ничек?

– Аллаһка шөкер, исән-сау яшәп ята. Әни – теш технигы. Лаеклы ялга чыккач, икенче көнне үк эшкә бармады. Әни 50 яшендә тол калды. Күпмедер вакыт узгач, үзенә иптәш табарга тәкъдим иткән идек, ләкин ул тыңларга да теләмәде. Бүген фольклор ансамбльләрендә җырлый, үзенә бик ошый. Элек тә җырларга ярата иде, мәҗлесләрдә әти белән җырлады. Әни 50 яшендә "права"га укыды, машинада йөри. Әлегә Казанга килергә курка.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading