16+

Зәмирә гайбәт сөйләүчеләргә җавап кайтарды

Зәмирә Рәҗәпова калган билгеле шәхесләрдән туры сүзле булуы белән аерылып тора. Инстаграмда да аңа тискәре комментарий язсалар, ул яшерми, бар кеше алдында җавап кайтара белә.

Зәмирә гайбәт сөйләүчеләргә җавап кайтарды

Зәмирә Рәҗәпова калган билгеле шәхесләрдән туры сүзле булуы белән аерылып тора. Инстаграмда да аңа тискәре комментарий язсалар, ул яшерми, бар кеше алдында җавап кайтара белә.

Популяр алып баручы, теле-йолдыз турында гайбәтләр күп йөри микән? Кайсысы аның йөрәгенә бик тигән? Үзеннән сорыйк әле.

– Кешенең теләсә нәрсә язып утыруы бары тик аның эчке дөньясы, күңел халәте белән генә бәйле. Ул минем белән бер ничек тә бәйле була алмый. Соңгы арада психология буенча күп әдәбият укыйм, анда да нәкъ шулай язалар. Ул комментарийларда алар мине түгел, ә үзләренең халәтен яза. Үз-үзе белән гармониядә булган бәхетле кеше беркайчан да андый начарлыклар белән шөгыльләнми.

Гайбәтләре дә җитәрлек булды. Элек йөрәгемә якын ала идем, бик нык борчыла идем. Хәзер җиңел кабул итәм. Каешландым дип әйтимме соң, акыллыландыммы... Ул сүзләрнең нахак, уйдырма икәнен беләм һәм алар минем игътибарга лаек түгел.

Ә элек йөрәгемә тигән гайбәтне хәзер сөйлим. «Җырлыйк әле» тапшыруында эшләгәндә мине Айдар Фәйзрахманов белән очрашып йөри дип сөйләгәннәр иде. Мин моңа шулкадәр гаҗәпләндем. Хәтта Балыклы дигән авылда (районын төгәл хәтерләмим) Сабантуйда эшләгәндә минем янга бер ханым килде дә: «Зәмирә, сезгә әйтер сүзем бар иде», – дип алып китте. «Мин Себердән бәйрәмгә кайттым, бездә сезне Айдар Фәйзрахманов белән йөри дип сөйлиләр. Аны хатыныннан да аерып алгансыз икән. Хатыны бик елый икән. Дөрес сүзләрме ул? Шуның өчен эчем бик поша. Без сезне яратабыз, шуңа ышанасым килми», – ди. Шаккаттым. Күземә яшьләр бәреп чыкты. Максимга төртеп: «Менә минем ирем!» – дип күрсәттем. «Ул гайбәт. Без Айдар абый белән «Җырлыйк әле» майданында айга бер очрашабыз да, аннары һәркайсыбыз үз эшләре белән китә», – дип аңлаттым.  Апа минем җавабыма бик сөенде. Мине, Максимны кочаклап, рәхмәт әйтеп китте.

Мин эшләгән компания миңа Мерседес бүләк иткәч, бер ханым: «Кешенең күз яшьләре өчен җавап бирерсең әле. Машинаң белән авариягә эләгерсең», – дигәч, шулай ук, шаккаттым. Беренчедән, ул машинаны безгә компания эшләгән өчен бирә. Товар әйләнеше белән планны тутырсаң, ул һәркемгә дә тиеш. Кеше талап, аның акчасына алынган машина түгел. Минем әни яшендәге апа. Әмма минем әни алай кеше баласына беркайчан да начарлык теләми. Әле әнигә дә берәрсен ялгыш сөйли башласам, ул шундук: «Ярар, кеше тикшереп утырма. Үзең дә андый хәлгә калырга мөмкинсең», – дип туктата.

Әйе, алда ни көтәсен берсе дә белми. Бүгенге тормышка кәнагать булып, тырышып, тырышлыкның бәрәкәтен күреп яшәсәк иде. Шәхсән үзем бер кешегә дә начарлык теләмим. Имин тормышлар барыгызга да!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

29

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Замира топле акыллысын,Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец замирэ

      Мөһим

      loading