16+

Зәмирә Рәҗәпова: “Шәймиевнең кызы булсаң да, мин сине берни эшләтә алмыйм”

Илфат Фәйзрахмановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Зәмирә Рәҗәпова кызыклы бер истәлек язган.  

Зәмирә Рәҗәпова: “Шәймиевнең кызы булсаң да, мин сине берни эшләтә алмыйм”

Илфат Фәйзрахмановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Зәмирә Рәҗәпова кызыклы бер истәлек язган.  

2001 елның августында “Татарстан” телевидениесенең "Хәбәрләр" редакциясенә эшкә урнашырга килгәч, аны Илфат Фәйзрахманов, сеңлем, Роберт Миңнуллинныкы түгел, Шәймиевнең кызы булсаң да, яза белмәсәң, мин сине бер ни эшләтә алмыйм, дип каршы алган. 

“Аңа алдагы көнне Салават абый шалтыратып, Роберт Миңнулинның сеңлесе килә, берәр эш бир әле ТВда дигән иде. Ә Салават абыйны мин кая барырга белмичә аптырап Камал театрына барып кергәч очратып, Казанга килүем, театрны яратуым турында сөйләгән идем. Салават абый шунда:

– Син Илештән бит әле. Роберт абыйның авылдашы?

– Юк, безнең авыл 3 чакрым, урман аша.

– Якташ инде, әйдә институт бетереп театрда идән юып йөрмәссең бит инде. Ә монда сиңа башка эш юк. Телевидениедә эшлисең киләме?

– Килә!..

– Але, Илфат, бер кыз баланың телевидениедә эшлисе килә. Роберт Мөгаллимовичның сеңлесе.
Әнэәшуннан башланган тарих бу...
....

– Яза беләм!

- Камера, микрофон, интервью.. эшли аласыңмы?

– Алам! (хәзер әйтсәң буладыр, Илфат абый, белми идем, беренче тапкыр күрүем ТВ камерасын).

– Бар зиратка!.. Рөстәм Яхинның каберен төшер, шул хакта сюжет ясарга кирәк.
Киттем чыгып Рөстәм Кадыйров дигән оператор белән. Кайткач, әй мактап-мактап текст яздым. Шуннан

Илфат абый сорый:

– Синең хәбәрләрне караганың бармы?

– Бар! (Юк инде)

– Соң карагач, нишләп болай, дип яздың?

– ?

Баксаң, бөек композиторның кабере ташландык хәлдә булган. Хәбәрләр гаугалы сюжет ясагач, композиторлар берлеге тиз арада композиторның каберен тәртипкә салган икән.

– Бар, яңадан яз...

Ул текстны яңадан, яңадан, яңадан яздырды... тик борып чыгармады. Әнә шуннан башланды телевидение эпопеясы минем тормышта. Мин сезгә бик зур рәхмәтле, Илфат абый. Сезнең мәктәп бездән журналистлар ясады. Кыска әмма оста итеп язарга, әдәби телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә, ят кешеләр белән курыкмыйча әңгәмә корырга, оператив эшләргә һәм башка бик күп нәрсэәләргә өйрәттегез! Бүгенге уңышларымның башлангычында сез торасыз, рәхмәт! Сәламәт булыгыз, башлаган һәр эшегез унңышлы булсын! Күңелдә канәгатьләнү хисе, тормышта муллык һәм тынычлык булсын! Бәйрәм белән, остаз!!!” дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading