- Дөньяда Американың «яңа гына табадан төшкән» 70 яшьлек президенты Дональд Трампны сөйләүдән туктамыйлар. Шушы «мода»дан калышырга теләмичә, мин дә Америка рухы белән сугарылган сорау бирим әле: сезне дә кайчандыр АКШка чакырган булганнар, әмма ни сәбәпледер, баш тарткансыз...
Зәйнәб:
- Дөресен әйткәндә, мин ябык урыннарда ике сәгатьтән артык була алмыйм....
- Дөньяда Американың «яңа гына табадан төшкән» 70 яшьлек президенты Дональд Трампны сөйләүдән туктамыйлар. Шушы «мода»дан калышырга теләмичә, мин дә Америка рухы белән сугарылган сорау бирим әле: сезне дә кайчандыр АКШка чакырган булганнар, әмма ни сәбәпледер, баш тарткансыз...
Зәйнәб:
- Дөресен әйткәндә, мин ябык урыннарда ике сәгатьтән артык була алмыйм. Шуңа да очкычта ерак араларга йөрергә куркам. Әгәр сөйләшенгән икән, бармый хәлең юк, андый вакытта үземне кулга алам. Мәскәү, Уфа кебек якын арага түзәбез инде.
Зөфәр:
- Поездда йөрергә күбрәк яратабыз. Анда уңайлырак та... Элек шулерлар, караклар поездда йөреп, пассажирларның акчаларын, әйберләрен урлый иде. Бәхеткә, бу үткәндә калды. Хәзер хокук саклау органнары яхшырак эшли, тәртип бозучылар өчен зур штрафлар да каралган бит.
Поездда ашау - үзенә бер рәхәтлек. Аны авылда көтү көткәндә йомырканы ипи, суган белән ашагандагы күңелле мизгелләр белән генә чагыштырып була торгандыр. Тик яшь бара-бара, сулаган һавадан да «кабарасың» бит, шуңа, поездда барганда, өйдә пешергән ризыкларны алмаска тырышабыз. Чәй белән кечкенә бутербродтан авыз итсәң, шул җитә. Ачлы-туклы йөрсәң генә ябыга башлыйсың.
Зәйнәб:
- Алтынчы класста чөгендер басуында эшләгәндә йомырка белән ипи ашап утырган чаклар искә төште әле. Элек юл буенда, станцияләрдә кафелар юк иде. Бригада белән гастрольләргә ерак арага барганда, үзебез белән һәрвакыт өч көнгә җитәрлек ризык ала идек.
- Лотереяда бәхетегезне сынаганыгыз бармы?
Зөфәр:
- Казанның Ботаническая урамындагы тулай торакта яшәгәндә, «36дан 5не» дигән спортлото уйный идем. Вак-төяк отышларның чыкканы булды. Бәләкәй вакытта авылда көндәлек кирәк-ярак уйната торган ике тираж бар иде. Берсендә әти-әнием 96 сумлык (ә ул вакытта бу зур акча) патефон отып, бүләкне акчалата алды.
1989 елда бер җырчы мине үзе белән Ташкент шәһәренә алып барды. Колак чите белән бер әйберне ишетеп калдым: янәсе, жуликлар урамда акча янчыгын махсус ташлап калдыра. Аны алсаң, берәү каршыңа йөгереп чыга да: «анда акчам күбрәк иде», - дип тавыш чыгара, булмаган акчаны синнән таптыра башлый. Безгә дә Ташкентта көпә-көндез акча янчыгы очрады, егетләргә тимәскә куштым. Арттан берәү килеп: «Ник алмадыгыз?» - дип сорады.
Зәйнәб белән бер әйбергә игътибар иткәнебез бар: җиңел юл белән кергән акча, бүләк бик тиз чыгып китә. Үз тырышлыгыбыз һәм хезмәтебез белән тапкан акчаның гына бәрәкәте була.
- Бүгенге көндә ничек баеп була икән?
Зөфәр:
- Безнең илдә мөмкинлекләр күп. Акча аяк астында ята, диләр бит. Үзебезнең Казанны гына алыйк. Урта Азия халыклары монда килеп рестораннар, кибетләр ача, базарлар тота. Ә безнең халык ни өчен бу эшне булдыра алмый? Бәлкем, ялкаулык көчледер?
Балаларыбыз, безгә караганда, бар яктан да уңышлырак булырга тиеш, дип әйтә киләбез Зәйнәб белән. Олы улыбыз Булат үзен пицца таратучы, машина юучы буларак та сынап карады, тавыш аппаратурасы белән дә эш итә белә. Ир-ат никадәр күбрәк өлкәне белсә, шулкадәр яхшырак.
Зәйнәб:
- Кече улыбыз Фоат тугызынчы класста укый, бергәләп имтиханнарга әзерләнәбез әле.
- Ничек уйлыйсыз, гомер буе популяр булу мөмкинме?
Зөфәр:
- Юк, ул гомер буе бара алмый. Дөрес, халык безне бүген дә күрә, таный, урамда очратсалар, фотога төшәргә сорыйлар.
Яшь чакта Чаллыга бер баруда егермешәр концерт куя идек. Азнакайга кайтып, биш көндә унар концерт эшләгәнебез дә бар. Бу - татар эстрадасында рекорд дисәм, дөрес булыр, аны уздырган кеше юк әле.
Танылу ике төрле була. Беренчесе: 90нчы еллар башында җанатарларыбыз, ыжгырып килеп, безне тизрәк күрергә теләп, концерт залларының ишекләрен җимереп керә иде. Милиционерларның куркудан хәтта эш урыннарын ташлап киткән чаклары булды.Популярлыкның икенчесе хәзерге чорга туры килә - халык безне танып ала, мәхәббәтен белдерә, без дә аларга бар рәхмәтебезне җиткерәбез. Бернәрсә дә мәңгелек түгел, вакытлыча гына. Әмма шундый чорда да, кирәклегеңне белеп һәм белдереп, гаиләңне дә онытмыйча, милләткә аз гына файда эшләсәң дә, димәк, син дөрес юлда.
Комментарийлар