16+

Зәйнәп Фәрхетдиновага кем сәхнәдән китәргә кушкан?

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова ире Зөфәр Билаловның сәхнәдән китәргә үгетләвен белдерде. Бу хакта ул Инстаграмда язган.

Зәйнәп Фәрхетдиновага кем сәхнәдән китәргә кушкан?

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова ире Зөфәр Билаловның сәхнәдән китәргә үгетләвен белдерде. Бу хакта ул Инстаграмда язган.

«Җырчы булып кына калсам ярый бит, сәхнәдән барыбер китә алмыйм мин" дип, Зөфәр белән әйткәләшеп алам((
Ул минем белән ризалашып,алла бирса, бу сезонда җырларыңны халыкка күрсәтерсең дә, башка концертлар белән чыгып йөрмәссең инде, җитәр, ди!Бик җитди итеп)) Мин әйтәм, "ничек инде тамашачым барында, мин туктап калырга тиеш, алар бит мине көтә! Минем җырымны көтә! Ярый ла, син кистереп кенә әйтәсең дә ул, мин бит яратмыйм шалт итеп кенә өзеп куярга! Холкым башкачарак, дим!"?
Көтәм халык фикерен, сүзен, алкышларын!!!
Мин яраткан тамашачымнан башка яши алмыйм!????❤️???

Эх, диюләре нәрсә ул!
Утка кермәгәннәргә.
Сөйләмәле хәлләреңне
Кайгы күрмәгәннәргә! ?»

Инстадуслары да үзләрен озак көттермәгән, борчылып фикерләрен белдерә башлаганнар. «А.y.g.u.l.c.h.i.k: Юк, Зәйнәп апа, алай булмас! Талант белэн бүлешергә кирәк. Сезнең кебек мөлаем хатын-кызны, сездәге матур тавышны өйдә бикләп тотарга ярамый! Тамашачылар һәрзаман концертларыгызны көтеп кала. Сезне бик яратабыз hәм хөрмәт итәбез. P. S. Кызыбызга да Зәйнәп исеме куйдык ❤️»

«bakchada_tatarstan_sad: Нинди тузга язмаганны сөйли ул Зөфәр абый. Нинди җитәр дигән сүз ул. Монда килделе - киттеле җырчылар сәхнәгә ябышып ята. Әнә аларга җитәр. Әмма сез җырларга тиеш!!!»

«lilia_sibgatullina:  Зәйнәп Зөфәрсез булмый, Зөфәр Зәйнәпсез. Сез гомер буе икегез йөрисез концертлар куеп. Тамашачы икегезне дә күрәсе килә сәхнәдә. Икегезнең берсе булмаса, аерылган ак кошлар кебек күренәсез. Концертларыгызда икегезне дә көтеп калабыз».

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

"Җырчы булып кына калсам ярый бит,сәхнәдән барыбер китә алмыйм мин" дип, Зөфәр белән спорлашып алам(( Ул минем белән ризалашып,аллабирса,бу сезонда җырларыңны халыкка курсәтерсең дә,башка концертлар белән чыгып йөремәссең инде,җитәр ди!Бик җитди итеп)) Мин әйтәм, "ничек инде тамашачым барында, мин туктап калырга тиеш,алар бит мине көтә! Минем җырымны көтә!Ярый ла ,син кистереп кенә әйтәсең дә ул,мин бит яратмыйм шалт итеп кенә өзеп куярга! Холкым башкачарак,дим!"? Көтәм халык фикерен,сузен,алкышларын!!! Мин яраткан тамашачымнан башка яши алмыйм!????❤️??? Эх, диюләре нәрсә ул! Утка кермәгәннәргә. Сөйләмәле хәлләреңне Кайгы курмәгәннәргә! ? #жизньвечныйспор #жизньвечныйпоиск

Публикация от ЗАЙНАБ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X