16+

10 мең сум акчаны сабыйның анасы пенсиясенең тупланма өлешеннән чигерәләрме?

Путин балаларга бирә торган 10 мең сум акчаны сабыйның анасы пенсиясенең тупланма өлешеннән чигерәләр икән дип ишеттем. Бу дөресме? Зәлинә Кәримова, Казан

Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, бу дөрес мәгълүмат түгел. Пенсиянең тупланма өлеше шәхси счетта саклана, ул пенсия хокукларын иминиятләштерү агентлыгы белән саклана. Ә балаларга Путин карары белән бирелә торган акчалар Россия бюджетыннан түләнә. Гаризадагы хаталарга килгәндә, барлык документларны да җентекләп тикшерү сорала. Бер генә хәрефтә хата китсә дә, документлар кабул ителмәскә, йә акчалар тиешле исәп счетына күчмәскә мөмкин. Баланың туган елларын да кулдан язып керткәнгә караганда, календарьдән сайлап алу дөресрәк. Анкета мәгълүматларын дөрес керткән очракта, кайбер документлар интернетта автомат рәвештә килеп чыга. Бер тапкыр гариза тапшырганнан соң, икенчесен бары беренчесе тикшерелгәннән соң гына биреп була. Исәп счеты, банк турындагы мәгълүматларны да төгәл кертергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading