Шәһри Казан

50 мең кемнәргә бирелә?

Авыл җирендә яшәүчеләргә баласы тугач 50 мең сум бирелә дип ишеттем. Бу дөрес­ме? Ул нинди очракта бирелә? Алинә Сафина, Яшел Үзән.

Реклама

Татарстан Президенты карары белән, авылда яшәүче гаиләләргә 2018 елдан яңа социаль ярдәм төре кертелде. Авыл җирендә кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга, 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан оч­ракта, 50 мең сум дәүләт яр­дәме бирелә. 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум пособие каралган. Бу акчалар бары бер генә тапкыр бирелә. 2018 елда Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз бу мөмкинлектән файдаланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 10 июнь 2019 - 20:49
    Без имени
    Мина элэкмэде ул акча ничек алып була кайдан белешергэ була ярдэм итегез эле пожалуста
  • 9 июнь 2019 - 19:53
    Без имени
    Кемнэр генэ алгандыр туганым бар олешенэ дэ туры килде бирмэделэр
  • 28 гыйнвар 2019 - 19:32
    Без имени
    Мин 25 яшьтэ таптым баланы, мина бирмэделэр. 24 кэ тикле бирелэ ул дип