Аерылганда, фатир кемгә кала?
Иремнән аерылырга җыенам. Уртак фатирыбыз бар, ул ничек бүленер икән? Исемем редакция өчен генә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Иремнән аерылырга җыенам. Уртак фатирыбыз бар, ул ничек бүленер икән? Исемем редакция өчен генә.
Россия Гаилә кодексы буенча, әгәр дә никах шартнамәсе төзелмәгән икән, ир белән хатынның милке гомуми кагыйдәләр буенча бүленә. Өйләнешкәч булдырылган бар мөлкәт ир белән хатынның уртак милке булып санала. Милекнең кем исемендә булуы бу очракта әллә ни зур роль уйнамый. Әгәр ирнең йә хатынның өйләнешкәнче милке булган икән, аерылышкан очракта, ул бүленми. Шулай ук ирнең йә хатынның бер-берсенә бүләк итеп бирелгән мөлкәте дә бүленми. Кызганыч, сезнең очракта фатир өйләнешкәнче алынганмы, өйләнешкәннән соңмы икәнен белмибез. Әгәр өйләнешкәч алынган икән, фатир уртак милек булып санала һәм анда икесенең дә өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
-
#Кыскача яңалыклар
Көрәш буенча дөнья беренчелегендә һәм чемпионатында Татарстаннан кемнәр көрәшә?
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
Комментарийлар