Шәһри Казан

Алинә Заһитова спорттан китәме?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ниндидер шоуда катнаша дип ишеттем. Спортчылар карьераларын тәмамлагач кына андый шоуларда катнашып йөри дип беләм. әллә Алинә ярышларда башка катнашмыймы? Гөлйөзем Маннапова, Казан.

Реклама

Алинә Заһитованың шулай ук Олимпия чемпионы Татьяна Навканың «Спящая Красавица» дип аталган тамашасында катнашуы билгеле. Шоу Яңа ел алдыннан Мәскәүдә була ди. Әмма бу әле Алинә спорттан китә дигән сүз түгел. Алинә ноябрьдә Франция һәм Япониядә үтәчәк Гран-приның ике этабында катнашачак. Греноблда турнир 1-3 ноябрьдә булыр дип көтелә, анда Алинә белән Россия спортчылары Алена Косторная һәм Мария Сотскова чыгыш ясаячак, Саппорода ярыш 22-24 ноябрьдә була. Анда Заһитовадан кала Косторная һәм Европа чемпионы Софья Самодурова катнаша.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: