16+

Аллергияле баланы ничек имезергә? 

Мин бала имезәм. Нәрсә ашасам да, битенә кызыл бетчәләр чыга. Табиблар, аллергия, дөрес тукланмыйсың, диләр. Нинди ризык аллергия китереп чыгарганын да аңламыйм. Имезүче хатын-кызларга ничек тукланырга соң?  Айсылу Гыйниятуллина, Чаллы.

Аллергияле баланы ничек имезергә? 

Мин бала имезәм. Нәрсә ашасам да, битенә кызыл бетчәләр чыга. Табиблар, аллергия, дөрес тукланмыйсың, диләр. Нинди ризык аллергия китереп чыгарганын да аңламыйм. Имезүче хатын-кызларга ничек тукланырга соң?  Айсылу Гыйниятуллина, Чаллы.

Әгәр дә сабыйда аллергия билгеләре күзәтелә икән, имезүче анага тиешенчә тукланырга, рационын чикләргә туры киләчәк. Аксымга бай сыер сөте, шулай ук йомырка, балык, чикләвекләр тыела. Тозлы, борычлы, ысланган ризыклар, консервлар, газлы су, тозлы кәбестә, сырның кайбер төрләре, суган, сарымсак, редис та аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Ә менә яшел, ак төстәге яшелчә, җиләк-җимешләрне, күркә, куян итен, парда пешерелгән котлет, карабодай, кукуруз, дөге, солы боткасын аз ашарга, чәй, компот, морсларны чама белән эчәргә рөхсәт ителә. 


Аллергия китереп чыгармый торган ясалма катнашмалар да сатыла. Аллергияле балаларга беренче ризыкны дүрт-алты ай аралыгында бирә башларга ярый. Беренче тапкыр яшелчә пюрелары һәм глютенсыз карабодай, кукуруз, дөге боткасын каптырып карарга була. Җиләк-җимештән иң беренче яшел алма, груша пюресы бирергә була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading