16+

Ана капиталы турында 3 сорауга ҖАВАП

Ана капиталын ай саен өлешләп алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Ана капиталын ай саен өлешләп алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Тәнзилә Җаббарова, Казан.

Теркәлү урыны буенча Пенсия идарәсеннән тыш, хәзер ана капиталын өлешләп алу өчен, гаризаны яшәү урынына карамастан, теләсә кайсы күп функцияле үзәктә дә тапшырырга була. Гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел эчендә бирергә мөмкин. Әгәр дә бала тугач беренче алты айда мөрәҗәгать итсәгез, ана капиталы баланың туган көненнән алып түләнә. Әгәр алты айдан соңга калсагыз, акчалар бары гариза тапшырган көннән алып кына исәпләнә.

Ана капиталын өлешләп алырга телим. Миңа ай саен ничә сум түләнәчәк? Ул сумма нәрсәгә бәйле? Танышым быел ана капиталын ала башлады, аның акчасы минекеннән күбрәк. Мин былтыр гариза тапшырган идем.

Мөнирә Вафина, Яшел Үзән.

Ана капиталыннан өлешләп түләнә торган акча гаилә яшәгән төбәккә бәйле. Ул балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы суммасын тәшкил итә. Татарстанда исә 2019 елда гариза тапшырган гаиләләр өчен өлешләп түләнә торган айлык ана капиталы акчасы 8896 сумны тәшкил итә. Бу сумма 2018 елның II кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Республикада 700дән артык гаилә ана капиталын өлешләп алуга гариза тапшырган. Сезнең очракта, гаризаны 2018 елда тапшырган булсагыз, пособиенең күләме 8490 сумны тәшкил итә. Сезгә, гариза тапшырганнан соң бер ел узгач, күпфункцияле үзәккә йә ­пенсия бүлегенә кабат гариза язарга кирәк. Аннан соң сезнең дә айлык пособиегез суммасы артачак.
Айлык түләнә торган сумманы ­Пенсия фондының рәсми сайтындагы калькулятор ярдәмендә дә исәпләргә була.

Гаиләдә игезәк балалар туса, икенчесе өчен ана капиталы тиешме?

Ләйсән Мозаффарова, Казан.


– Тиеш, игезәк сыңары гаиләдәге икенче бала булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading