16+

Ана капиталын пенсиядән кире алып буламы?

Ана капиталы акчасын кулланыр урын тапмагач, әнинең булачак пенсиясенә күчерергә булдык. Хәзер менә баланы укытырга кирәк. Югары уку йортында укуы өчен шактый сумма түләргә кирәк була. Ул акчаны кабат алып, баланың укуы өчен куллана аламмы? Миләүшә Закирова.

Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, гаризаны кабат язарга була. Дөрес, мондый мөмкинлек бер генә тапкыр бирелә. Әгәр сезгә пенсиянең тупланма өлеше билгеләнмәгән икән, ана капиталын пенсия өлешенә күчерү фикереннән кире кайтсагыз, пенсия фондына гариза язарга кирәк. Шуннан соң 6 ай эчендә акчаны кулланырга була.

Әгәр дә бу вакыт эчендә өлгермәсәгез, гариза язып вакытны тагын 6 айга озайтырга мөмкин. Әгәр ул вакыт эчендә дә ана капиталын бернәрсәгә кулланмасагыз, акча кабат пенсиянең тупланма өлешенә күчәчәк. Аннары инде кабат гариза язу мөмкин түгел, берни үзгәртеп булмый. Шуны да искәртергә кирәк, пенсиянең тупланма өлешеннән акчаны кайтару тиз генә башкарылмый. 3 айга якын вакытны алырга мөмкин. Шуңа да уйлап эш итү сорала. Ана капиталын теге яки бу максатларда куллану өчен гаризаны пенсия фондының сайты, шәхси кабинет, электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләргә була.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading