16+

Армия хезмәтен декрет елларына алыштырып буламы?

– 1983 елның 20 июненнән – 1985 елның 4 июненә кадәр армиядә хезмәт иттем. Шул елларны пенсия стажын арттыру максатында баланы караган еллар белән алыштырып булмыймы?

Декрет еллары әни кешенең пенсия стажына кермәгән очракта бу елларны үз пенсиямә куллана алмыйммы? Яки авыл хуҗалыгында эшләгән елларны тулыландыру өчен стажга өстәп булмыймы?

Сергей Даутов,
Казан.

Канун нигезендә авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел эшләгән кешеләрнең картлык буенча пенсияләренең фиксацияләнгән өлешләре 25 процентка арта. Стажга баланы караган декрет еллары да керә. Әмма, балалар санына бәйле рәвештә барлык декрет стажы 6 елдан артмаска тиеш. Хәрби хезмәткә килгәндә, канунда аерым таләпләр каралган. “Армиядә хезмәт иткән елларны декрет ялларына алыштырып булмый”, – дип аңлатты Киров районы пенсия бүлегендә начальник урынбасары Олеся Дьяченко.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading