Шәһри Казан

Ашаган өчен 8 сум?

Мәктәптә балаларга ашаган өчен дәүләт 8 сум түли дип ишеттем. Имеш, моның өчен баланың мәктәп картасында акча булырга тиеш. Шунсыз 8 сум күчми. Бу нәрсә дигән сүз? Казаннан газета укучыгыз

Реклама

Әйе, Казанда 11 гыйнвардан яңа кагыйдә кертелде, 5-11 сыныйфта укучы балаларга көненә 8 сум субсидия бүлеп бирелә. Әлеге сумманы туклану комплексына ташлама буларак, яки өстәмә туклану комплексы буларак кулланып булачак. Субсидияне укучы мәктәпкә килгән очракта гына файдаланырга мөмкин. Тагын бер шарт – ашау өчен түли торган карточканың гамәлдә һәм анда акча салынган булу. Моңа кадәр бушлай ашаучы ташламалы категориягә ия балаларга бу үзгәрешләр кагылмаячак.

Фото архивтан
http://aktanysh-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: мәктәп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 февраль 2021 - 14:01
    Без имени
    8 сум 🤣