16+

Автобуста имгәнсәң нишләргә?

Автобус барган җиреннән кинәт икенче полосага чыкты һәм мин егылдым. Кулымны имгәттем.

Автобуста имгәнсәң нишләргә?

Автобус барган җиреннән кинәт икенче полосага чыкты һәм мин егылдым. Кулымны имгәттем.

Шикаять белән автобус йөртүчесенә мөрәҗәгать иткән идем, ул: «Катырак тотыныр­га кирәк», – дип кенә әйтте. Бу очракта кем хаклы?

Гөлүсә Садриева, Казан.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан шәһәре буенча эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, 2012 елның 14 июненнән кергән 67нче Федераль закон нигезендә, иҗтимагый транспортта барганда һәр пассажирның гомере автомат рәвештә иминиятләштерелә.
Автобуста барганда зыян күргәнсез икән, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Әгәр дә җәмәгать транспортыннан файдалану таләпләрен үтәмәгәнсез икән, имгәнүдә пассажир үзе гаепле санала. Бу кагыйдәләр белән һәр транспорт салонында танышырга була. Автобус йөртүченең гаебе бәхәссез булганда, әйтик, автобус кинәт туктау аркасында пассажир егылып аягын, кулын сындырса, бу очрак юл һәлакәтенең бер төре булып санала.

Автобуста имгәнгән вакытта ниш­ләргә соң? Пассажиры имгәнгәнне белгән шофер автобусны туктатырга, ЮХИДИ хезмәткәрләрен, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга тиеш. Юл иминлеге инспекторлары бу очракны терки, зыян күргән кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. Әгәр дә автобус йөртүче пассажирга битараф калып, юлын дәвам итә икән, зыян күргән кешенең үзенә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүе кирәк. Бу вакытта автобусның номерын, маршрутын, бәхетсезлек очрагы килеп чыккан датаны, шоферның исемен – барысын да язып калыгыз. Шаһитлар булса, тагын да яхшы. Юлда барган өчен билетны да сакларга киңәш ителә.

Кайбер вакытта кеше беренче көнне авыртуны тоймый, икенче көнне генә сизә башлый. Бу вакытта да табибка барып хәлне аңлатырга кирәк. Дәвалану өчен медицина кирәк-яраклары сатып алгандагы чекларны, килешү квитанцияләрен саклагыз. Киләчәктә чыгымнарны кайтарганда, аларның кирәге чыгуы бар.
Шушы автобусның компаниясенә барысын да тасвирлап шикаять юлларга була. Гаризада зыян килгән сумманы, шаһитлар күрсәтмәләрен, дарулар чекларын беркетергә дә онытмагыз. Әлеге гаризаның күчерелмәсенә аны кабул итеп алулары турында билге кую­ны таләп итегез.

Әгәр дә гаебе булып та автобус йөртүче килгән зыянны капларга теләми икән, автобус оешмасыннан иминият компаниясенә мөрәҗәгать итеп карагыз.
Компенсация түләнә торган им­гәнүләр, бәхетсезлек очраклары исемлеге Россия хөкүмәтенең 1164нче номерлы карарында күрсәтелгән. Шуннан соң да канәгатьләнерлек җавап алмасагыз, мәсьәләне суд аша хәл итәргә кала.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading