16+

Бала пособиесе 3 яшькә кадәр түләнәме?

Хәзер баланы тәр­бияләгән өчен пособиене сабыйга өч яшь тулганчы бирәләр икән дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Исемем редакция өчен генә.

Бала пособиесе 3 яшькә кадәр түләнәме?

Хәзер баланы тәр­бияләгән өчен пособиене сабыйга өч яшь тулганчы бирәләр икән дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Исемем редакция өчен генә.

Балалары булган гаи­ләләргә айлык түләүләр турындагы Федераль канун нигезендә, айлык уртача керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләргә өстәмә түләүләр каралган. 2019 елда әлеге сумма 14034 сумны тәшкил итә, ягъни гаиләнең бер кеше башына уртача айлык кереме шул суммадан артмас­ка тиеш. 2 августтан кабул ителгән яңа канун нигезендә, 2020 елның 1 гыйн­варыннан гаиләдә бер кеше башына уртача керем яшәү минимумыннан ике тапкырга азрак булган гаиләләргә баланы тәр­бия­ләгән өчен пособие өч яшькә кадәр түләнәчәк, дип аңлаттылар Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгендә.

 

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading