Шәһри Казан

Балага бүләк биреләме?

Сорауга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирә

Татарстанда бала тудыру йортыннан чыкканда сабыйга бүләк бирә башлаганнар дип ишеттем. Бу дөресме?
Алия Гәрәева,
Казан.


Бала тудыру йортыннан чыкканда сабый кирәк-яраклары уртача айлык керемнәре бер кеше башына яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә бирелә. Бер комплектның бәясе – 8847 сум. Моның өчен бюджеттан елына 39 миллион сум акча каралган. Бүгенгә әлеге комплект 3195 кешегә бирелгән.

Реклама

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: