16+

Балаларга урамда йөрергә ярамый?

Ватсап аша «чемпионат вакытында балаларга урамда йөрмәскә» дигән хәбәр таралды. Янәсе, аларны ябып куярга, ата-­аналарга штраф салырга мөмкиннәр. Бу дөресме? Әлфия Хафисова, Казан.

Ватсап аша «чемпионат вакытында балаларга урамда йөрмәскә» дигән хәбәр таралды. Янәсе, аларны ябып куярга, ата-­аналарга штраф салырга мөмкиннәр. Бу дөресме? Әлфия Хафисова, Казан.

Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко:
– Футбол буенча дөнья чемпионаты, Җанатарлар фестивале – футболга күбрәк тамашачыны җәлеп итү, балаларны спорт белән дуслаштыру чарасы. Шуңа күрә балалар өчен дә, олылар өчен дә бернинди тыюлар юк. Бу вакытта Казан урамнарында бик күп кешеләр булуын истә тотарга, балаларны күздән ычкындырмаска кирәк. Закон буенча, бала «кышкы көннәрдә» (1 сентябрь-31 май аралыгы) 22.00-6.00 сәгатьләр тирәсендә урамда ялгыз йөрергә тиеш түгел. Җәй көне әлеге тыю – 23.00-6.00 сәгать аралыгында. Билгеләнгән вакытларда бала үзе генә урамда йөри икән, ата-анага 1000 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading