16+

Балаларның атасын алиментка бирә аламмы?

Ирем белән язылышмадык. Ике балабыз бар. Бергә яшәмибез. Ул балаларга үз исемен бирсә дә, сабыйларның туу турындагы таныклыкларында әтиләре турысында сызык кына тора. Мин иремне алиментка бирә аламмы? Ялгыз әни буларак миңа нинди ташламалар каралган? А.Сафиуллина, Әлмәт.

Балаларның атасын алиментка бирә аламмы?

Ирем белән язылышмадык. Ике балабыз бар. Бергә яшәмибез. Ул балаларга үз исемен бирсә дә, сабыйларның туу турындагы таныклыкларында әтиләре турысында сызык кына тора. Мин иремне алиментка бирә аламмы? Ялгыз әни буларак миңа нинди ташламалар каралган? А.Сафиуллина, Әлмәт.

Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегендә юрист Рамил Миңнуллин аңлатканча, әгәр туу турындагы таныклыкта балаларның әтисе бар дип күрсәтелгән икән, алиментка бирүдә проблема булмаячак. Ә менә таныклыкта әтисе язылмаган икән, хәл катлаулана. Мондый очракта, юридик термин белән әйткәндә, «установление отцовства» процессын үтәргә кирәк булачак, ягъни балаларның әтиләрен законлы рәвештә билгеләргә туры киләчәк. Аннары алимент түләүне суд аша хәл итәргә мөмкин.

Ялгыз аналарга тиешле ташламаларга килгәндә, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, балалы гаиләләргә республикада закон нигезендә максатчан социаль ярдәм каралган. Гаиләдә кеше башына уртача керем Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы суммасыннан кимрәк булганда, 16 яшькәчә балага ай саен пособие каралган. Уку йортында белем алган балага ул 18 яше тулганчы түләнә. Әлеге пособие – 295 сум. Баласын ялгыз үстерүче әниләргә исә аның суммасы 782 сум.

Шулай ук өч яшькә кадәрге балаларны табиб рецепты буенча бирелә торган сөт ризыклары белән тәэмин итү дә каралган.
Фото: ibirzha.kz

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк куп бирелэ икэн! Ничек туздырып бетерерлэр икэн .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик куп акча каралган Ничек оялмыйча язарга кирек.Нерсе алып була ул акчага?

      Мөһим

      loading