16+

Балан кан басымын төшерәме?

Бакча тулы балан безнең. Кошлар ашап бетергәнче җыеп кермәкче идем. Ел саен балан бәлеше пешерәбез.

Бакча тулы балан безнең. Кошлар ашап бетергәнче җыеп кермәкче идем. Ел саен балан бәлеше пешерәбез.

Тик аны пешермичә ашасаң файдалырак, диләр. Кан басымым югары. Балан кан басымына ничек тәэсир итә икән?

 Мәдинә Шакирова, Кайбыч.

Балан шактый файдалы җимеш. Ул минералларга, органик кислоталарга, К, С, А витаминнарына, эчәклекне чистарта торган пектиннарга, эфир майларына бай. Кандагы холестерин күләмен киметә, йокысызлыкка каршы көрәшә, авитаминоз булганда файдалы. Балан кан басымын төшерә дип санала. Файдалы булса да, баланны кан тамырларының варикоз киңәюеннән интеккән, гастрит һәм ашказаны авырулары булган кешеләргә ашау киңәш ителми. Авырлы хатыннарга да балан белән сак булырга кирәк.
******

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading