16+

Балык мае диабетлыларга ярыймы?

Бер санда балык маеның файдасы турында язган идегез.

Балык мае диабетлыларга ярыймы?

Бер санда балык маеның файдасы турында язган идегез.

Шикәр диабеты булган кешеләргә балык мае рөхсәт ителәме икән?
Айрат Гарипов, Казан.

Терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина аңлатуынча, капсула формасындагы балык маенда куллану тәртибе күрсәтелгән кәгазь бар. Анда диабет турында аерым пунктта язылган. Балык маенда омега май кислоталары күп, алар кандагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә. Гадәттә, шикәр диабеты булган кешеләрнең холестерины күтәрелгән була. Икенче яктан, диабетикларның организмына файдалы холестерин да җитми. Балык мае исә зыянлы холестеринны киметеп кенә калмый, организмны файдалы холестерин белән дә баета. «Кыскасы, шикәр диабетлыларга балык маен кулланырга кирәк. Шулай да аны эчәр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә кирәк булыр», – диде Альбина Шаһидуллина. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading