16+

Бу Алинә Заһитова һәм Россия спортчыларына каршы эшләнә торган чара түгелме?

Киләсе Олимпия уеннарына якташыбыз Алинә Заһитова кебек яшьләрне кертмәячәкләр дип ишеттем. Янәсе, 15-16 яшьлек спортчылар юниорлар арасында гына ярышырга хокуклы. Бу – Россиягә каршы чираттагы «пычрак» сәясәт түгелме? Допинг дип тә күпме яхшы спортчыларны кысрыкладылар бит. Илсур Әлмәтшин, Актаныш.

Киләсе Олимпия уеннарына якташыбыз Алинә Заһитова кебек яшьләрне кертмәячәкләр дип ишеттем. Янәсе, 15-16 яшьлек спортчылар юниорлар арасында гына ярышырга хокуклы. Бу – Россиягә каршы чираттагы «пычрак» сәясәт түгелме? Допинг дип тә күпме яхшы спортчыларны кысрыкладылар бит. Илсур Әлмәтшин, Актаныш.

Әлеге сорауга дөньякүләм танылган спортчы, өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Ирина Роднина җавап бирде.
– Олимпия уеннарында катнашучы спортчыларның «яшәрүе» – көн кадагында торган проблема. Беренче тапкыр бу сорау 1998 елда 15 яшьлек Тара Липински Олимпия уеннарында җиңгәч туды. Кабат 2002 елда 15 яшьлек Сара Хьюз чемпион калгач барлыкка килде. Аларның яшь килеш шундый зур уңышка ирешүләренә бер сүз дә әйтмәс идем, ләкин Сара Хьюз турында да, Тара Липински турында да бу Олимпиадалардан соң бүтән ишетүче булмады. Алар зур җәрәхәтләрдән соң спорттан китәргә мәҗбүр булды. Шундый ук хәл 2015 елда Россия спортчысы Юлия Липницкая белән кабатланды. Ә бүген ул кайда? Спортта андый кызганыч тарихлар бик күп. Яшь вакытта сөякләр, гомумән организм нык булмый әле. Ә фигуралы шуу – иң куркыныч, күп җәрәхәтләр китерә торган спорт төре. 15 яшьлек балалар 20 яшьлек кызлар белән ярышырга тиеш түгел. Яшь критериясенә карамасак, без бу балаларны бик тиз югалтачакбыз. Бу аларны саклап калу өчен эшләнә. Безнең бит юниорлар арасында Олимпия уеннары, Дөнья чемпионатлары бар, организм ныгыганчы, шуларда көч сынашып була. Шуны әйтәсем килә: бу төгәл Алинә Заһитова яки Россия спортчыларына каршы эшләнә торган чара түгел. Бу – балаларны зур спорт китергән зур җәрәхәтләрдән саклап калу чарасы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading