Киләчәк пенсиягезнең якынча күләмен мөстәкыйль исәпли аласыз.
Иминият пенсиясе билгеләп куелган түләүдән, пенсия коэффициентлары күләменнән һәм аларның саныннан тора.
Пенсиянең фиксацияләнгән өлеше бөтен кеше өчен дә бертөрле һәм хәзер ул 7 567,33 сумны тәшкил итә.
Пенсия коэффициентлары индивидуаль. Һәр кеше аларны үз хезмәт чорында үзе эшли. Бер коэффициентның бәясе елдан-ел үзгәрә, бүген ул 123,77 сум.
Пенсиянең күләмен белер өчен түбәндәге формуланы кулланырга кирәк: пенсия коэффициентлары суммасы (ПК) × ПК бәясе + фиксацияләнгән түләү.
Мәсәлән, пенсионерның 120 баллы тупланган булса, ул 22 419,73 сум күләмендә иминият пенсиясе ала: 120 × 123,77 + 7 567,33.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар