16+

Чапанны хәзрәтләр генә кияргә тиешме?

Чапанны фәкать хәзрәтләр генә кияме? Хәзрәт дип кемгә әйтәләр? Марат Рәхимуллин, Түбән Кама.

Чапанны фәкать хәзрәтләр генә кияме? Хәзрәт дип кемгә әйтәләр? Марат Рәхимуллин, Түбән Кама.

«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Чапан ул – мөселман киеме, аны хәзрәтләр генә түгел, гади кешеләр дә намаз укыганда кия. Диндә намазны чапан киеп уку хуплана. Соңгы вакытта күп мәчетләрдә намаз укучыларда чапан кию гадәте тарала башлады. Аларның чапаннары гадирәк булган. Революциягә кадәр Урта Азия якларында аны гадәти кием итеп тә кигәннәр. Мәчеткә кергән кешеләр хәзрәтне таныр өчен, алар чапаннан йөри, хәзрәтләр әлеге киемне ешрак кия, әлбәттә.
Хәзрәт дип имам кешегә әйтәләр. Борынгы китапларда Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд Пәйгамбәр хәзрәтләре дип тә әйтелә. Хәзрәт сүзе бу очракта хөрмәт сүзе буларак кулланылган. Хәзер исә күбрәк имамга карата әйтелә. Имам хатип дигән сүз дә бар. Аның дәрәҗәсе югарырак, ул мәчеттә җомга вәгазьләрен укый, ә имам мәчеттә биш вакыт намазны укыта. Хәзрәт, мулла сүзләре күбрәк татар халкында гына әйтелә. Мулла – фарсы теленнән галим дип тәрҗемә ителә. Ә бездә шул ук имамга карата кулланыла. Ягъни хәзрәт, имам, мулла синонимнар булып йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading