16+

Чөгендер алган еллар стажга керәме?

Мин 1950 елгы. Хәзер Башкорстанда яшим. Яшьлегемдә Татарстанның Ютазы районы колхозында эшләгән идек, чөгендер алдык. Бу еллар стажга керә микән? Хезмәт ветераны исемен алыр өчен миңа 9 ел стаж җитмәде. Мине штат кыскартылу сәбәпле, эштән азат иттеләр. Колхозда эшләгән елларны стажга кертеп булмыймы? Башкорстаннан Сәлимә апагыз.

Казанның Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, күпләрне мәктәп елларында колхозга эшкә җибәрә торган булганнар. Бу очракта “каникуляр” вакыт кына исәпкә алына. Ягъни 1 июльдән – 30 августка кадәр эшләгән еллар стажга керә. Моның өчен колхоздан бу стажларны раслаган белешмә алырга кирәк. 9 ай стаж өстәлгән очракта пенсия аз гына артырга мөмкин, тик хезмәт ветераны исемен алу өчен стаж гына җитми. Моның белән социаль яклау бүлеге шөгыльләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәт ветераны исемен алу өчен стаждан тыш, дәүләт бүләге, яки Россия дәрәҗәсендәге диплом, Рәхмәт хаты кирәк. Һәр һөнәр буенча хезмәт ветераны исемен алу таләпләре төрле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading