16+

Чит илгә чыгам дисәң – фамилияңне үзгәрт

Кияүгә чыгып, фамилияне үзгәрткән очракта чит ил паспортын да алыштырасы буламы? 14 яшь тулгач, балага яңа чит ил паспорты эшләтергә кирәкме? Гамәлдәге чит ил паспортының вакыты тәмамланып килә, аның белән чит илгә ничә ай кала чыгарга мөмкин? Әлфия Зарипова, Чаллы.

Фамилия үзгәргәч, чит ил паспортын алыштырырга кирәк. 14 яше тулган баланың чит ил паспортын алыштырырга кирәкми, вакыты чыккач кына яңасын аласы була. Паспортның вакыты тәмамланып килү белән бәйле рәвештә, чит илгә чыга алу-алмауны һәр ил үзенчә хәл итә. Бу бер айдан ярты елга кадәр була ала. Әйтик, Венгриягә паспортның вакыты чыгарга өч ай кала, Мисырга – ике ай, Тайландка алты ай кала барырга була. Чит илгә барырга планлаштырганда, моны истә тотыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading