16+

Чит төбәк полисы Татарстан өчен ярыймы? 

Мин башка төбәктә алынган медицина полисы белән Татарстан хастаханәләренә мөрәҗәгать итә һәм бушлай медицина ярдәменә өмет итә аламмы?  Зәринә Сабирова, Башкортстан.

Чит төбәк полисы Татарстан өчен ярыймы? 

Мин башка төбәктә алынган медицина полисы белән Татарстан хастаханәләренә мөрәҗәгать итә һәм бушлай медицина ярдәменә өмет итә аламмы?  Зәринә Сабирова, Башкортстан.

Татарстанда мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды Казан шәһәре филиалы директоры Татьяна Сенчугова аңлатуынча, 2010 елның 29 ноябреннән гамәлгә кергән «Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турында»гы 326нчы федераль закон нигезендә, медицина иминияте полисы иминиятләштерелгән кешенең Россия территориясендә база программасы буенча медицина ярдәме алырга хокукын раслый торган документы булып санала. Мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы кысаларында, кеше, кирәк чакта, көндезге, тәүлек буе эшли торган стационарда, сырхауханәдә беренчел медицина ярдәме алырга хокуклы. Чит төбәктә бирелгән полис аркасында аңа медицина ярдәменнән баш тартырга тиеш түгелләр. Шул ук вакытта, әгәр дә кеше яшәү урынын алыштырган икән, ул элек сайлаган медицина оешмасы хәзер булмаса, бер ай эчендә иминият оешмасын сайларга тиеш булачак. 

Татарстанда бирелгән полис белән Россия территориясендәге төбәкләрдә дә беренчел медицина ярдәме алырга мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading