16+

Чыршыны кая тапшырырга?

– Яңа ел бәйрәмнәре узды. Инде иске чыршыбызны чыгарып куярга да вакыт җитә. Аны Казанда кая да булса илтеп тапшыру мөмкинлеге бар микән? Бәлки, нәрсәгә дә булса файдалы булыр иде. Гөләндәм Зарипова, Казан.

Казанда 10 гыйнвардан 31енә кадәр яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк. Пунктның адресы: Гадел Кутуй урамы, 160 йорт. Биредә чыршыларны калдырыр өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Төп шарт – аның уенчыкларын салдырырга онытмагыз.   Чыршыларны Югары Ослан районына фермер хуҗалыгына җибәрәләр. Анда аларны кәҗәләр өчен азык сыйфатында кулланачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading