16+

Дини китапларны кая куярга? Ташларга ярыймы?

Дини китапларны ташларга ярамый диләр. Аларны кая куярга икән соң? Мин үлгәч, ул китапларны кая куярлар инде дип борчылам? Рәхилә апагыз, Казан.

Дини китапларны ташларга ярамый диләр. Аларны кая куярга икән соң? Мин үлгәч, ул китапларны кая куярлар инде дип борчылам? Рәхилә апагыз, Казан.

«Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов:
– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Дини китапларны, Коръәннән аятьләр бирелгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламаска кушабыз. Аларны мәчет, мәдрәсәләргә китерә аласыз. Безнең “Мәрҗани” мәчетендә дә кабул итәләр. Борынгы китаплар булса, аларын музейга да куябыз. Калганнарын китапханәгә урнаштырабыз. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланачак һәм шуның белән әҗерен дә алачаксыз. Авыл мәчетләренә дә тапшырырга була. Мәчеткә китерү җае булмаса, яндырып, көлен кеше йөрми торган берәр җиргә күмегез. Ташлау катгый тыела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без дини китапларны буыннан буынга тапшырабыз,берсендэ ташламыйбыз,хэзер базар тулган ,нэрсэгэ шулхэтле кадерсезгэ кплдыралар,безнен динебез ботенлэй алай тугел,киемнэребез дэ,хэзер мода чыгарып кына йорилэр,квлда телефон,гайбэт суз ялган кайчнга хэтле сузылыр бу,

    Мөһим

    loading