Шәһри Казан

Дини уку йортында укысаң, пенсия тиешме? 

Мин тәрбиячесез калганнарга тиеш­ле пенсия алам. Дини уку йортына укырга кердем. 18 яшьтән узганнарга дини уку йортында белем алганда тәрбиячесез калган очракта иминият пенсиясе каралганмы? Исемем редакция өчен генә. 

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесенең урынбасары Олеся Дьяченко: 
– «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль канунның 10нчы маддәсе, 2нче пунк­ты, 1нче кече пункт нигезендә, тәрбиячесез калган 18 яшьтән өлкәнрәкләр укуларын көндезге бүлектә дәвам итсәләр, аларга иминият пенсиясе каралган. Канун нигезендә (№273, 2012 елның 29 декабреннән гамәлдә), Россиядә белем бирү учреждениеләре типларга бүленә.
Россиядә дини уку йортлары кануннарга нигезләнеп оеша. Ул уку йортын гамәлгә куючы дини оешма, дәүләт тә булырга мөмкин. 125нче канунның 19нчы маддәсе, 3нче пункты буенча дини уку йортлары шулай ук белем бирү белән шөгыльләнә. Алар укуны тәмамлаган белгечләргә үзләре билгеләгән формада документ бирә. Кыскасы, дини уку йортында белем алучы тәрбиячесез калган кеше укыган чорда иминият пенсиясе алыр­га хокуклы. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: