16+

Документлар кире кайту нәрсәне аңлата?

Күчемсез милекне теркәү өчен күп функцияле үзәк аша документлар тапшырган идем.

Күчемсез милекне теркәү өчен күп функцияле үзәк аша документлар тапшырган идем.

Әмма алар берничә көн эчендә каралмыйча кире дә әйләнеп кайтты. Әллә Росреестр идарәсенә барып бирәсе идеме икән документларны? Безгә дәүләт теркәве бөтенләй ясамаячаклар дигән сүзме? Хәзер кабат Росреестрга мөрәҗәгать итсәк, дәүләт пошлинасын тагын түлисе буламы?


Асаф Ибатуллин, Казан.

Сорауга Росреестрның Татарстан идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирә.
– 2018 елда Росреестрның Татарстан идарәсе 43 меңнән артык документны кире кайтарган. Быел да 4120 документны кире бирергә өлгергәннәр. Закон нигезендә әгәр дә гаризаның электрон форматы тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, кәгазьдәге гаризада хаталар, төзәтүләр киткән булса, тиешле дәүләт пошлинасы түләнмәсә, әгәр бердәм дәүләт реестрында дәүләт теркәве турында чикләү билгесе торса, әгәр гариза имзаланмаган булса, Росреестр документларны карамыйча кире кайтарырга хокуклы. Шунысын да искәртергә кирәк, Салым кодексы куйган шартлар буенча әгәр дә кеше үзе өчен дәүләт пошлинасын үз исеменнән түләмәсә, шулай ук дөрес булып саналмый. Экспертиза узмаган документларның кире кайтарылуы ул дәүләт теркәвен уздырмыйлар дигән сүз түгел.
Күп функцияле үзәк хезмәткәре, хаталымы-түгелме, җитәрлекме-юкмы, документларны кабул итәргә бурычлы. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрнең дәүләт хокукларын теркәүче түгел икәнен дә онытмаска кирәк. Экспертизаны хокукларны теркәүче дәүләт регистраторы үткәрә. Дәүләт пошлинасын бер түләгәнсез икән, кабат түләргә кирәк түгел. Ул өч елга җитәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading