16+

Эшләүче пенсионерларга кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

1. Быел ел башында пенсияләр артты. Ә минеке үзгәрмәде. Мин лаеклы ялда булсам да, эшлим әле. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артмаячакмы? Айрат Сафиуллин, Казан.

Эшләүче пенсионерларга кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

1. Быел ел башында пенсияләр артты. Ә минеке үзгәрмәде. Мин лаеклы ялда булсам да, эшлим әле. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артмаячакмы? Айрат Сафиуллин, Казан.

Картлык буенча, социаль пенсияләр арту эшләүче пенсионерларга кагылмый. Эшләүче пенсионерлар өчен, традиция буенча, август аенда яңадан хисаплау үткәреләчәк. Дөрес, эштән киткән очракта, индексацияләнгән пенсияне алырга мөмкин.

2. Мин – эшләүче пенсионер. Эштән киткән очракта, индексацияләнгән пенсияне ничек алырга мөмкин? Галия Зарипова, Саба.

Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырганнан соң, индексацияләнгән сумманы бары өч ай узгач кына алырга хокуклы иде. Әйтик, кеше май аеннан эштән китте ди, арттырылган пенсияне бары (июнь, июль, август) сентябрь аеннан гына ала башлаячак. Бу өч ай өчен индексация ясалмый. Быелдан кергән яңа закон нигезендә пенсионер, эштән китүгә, киләсе айдан ук индексацияләнгән пенсия алырга хокуклы. Әйтик, май аенда эштән азат ителгән очракта, июнь аенда ук узган еллар өчен пенсиясе арттырылып биреләчәк. Суммага килгәндә, бу индексация процентларына һәм һәр кешенең пенсиясе күләменә бәйле.

3. Мине җитәкчем, пенсиягә чыкмый тор, дип үгетли. Имеш, бу очракта пенсиямне арттыра алам. Бу дөресме? Айсылу Җиһаншина, Чаллы.

Пенсия яшенә җиткән кешенең чынлап та сайлау мөмкинлеге бар: яки ул яше тулып пенсиягә чыга, яки эшләвен дәвам итә. Эшләгән очракта ул чынлап та пенсиясен арттыра ала. Әмма, пенсиягә чыгарга уйласа, моны бары биш елдан соң гына эшли алачак.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading