16+

Этләргә, күгәрченнәргә ашарга биргәндә, үлгән кешеләремә савап булсын дип исемләп әйтәм, мин дөрес эшлимме?

Әлеге сорауга “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә:

Этләргә, күгәрченнәргә ашарга биргәндә, үлгән кешеләремә савап булсын дип исемләп әйтәм, мин дөрес эшлимме?

Әлеге сорауга “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә:

– Пәйгамбәребез (с.г.с.), әгәр дә берәр кеше изге эшнең башында торса, ягъни изге эшне кемгә дә булса өйрәтеп калдырса һәм өйрәнгән кеше шул изгелекне кылса, әҗер-савап игелек кылган кешегә дә барыр, ди. Яки киресенчә, башкаларга гөнаһлы гамәлләр кылырга өйрәтсә, алар гөнаһ кылган саен, ул бу кешегә дә барып торыр. Әти-әниләре балаларын кош-кортларга, хайваннарга игелекле булырга өйрәткән икән, аларга карата балалары мәрхәмәтле булса, иншалла, әти-әнигә әҗер-савап булыр. Яхшы эшләр өчен аларга да савабы барып тора. Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Дога кылу, аерым багышлау кирәкми.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading