16+

Фатирны бер көнгә бирергә ярыймы?

Хәзер торакны бер тәүлеккә биреп тору популярлаша бара. Имеш, тиздән мондый төр арендага чик куелачак. Бу хәбәр дөресме икән? Фатирларны бер көнгә генә биреп торырга рөхсәт итмәячәкләрме? Фаил, Казан.

Халык арасында торакны арендага биреп тору өлкәсендәге канунга үзгәрешләр кергәннән соң, фатирларны бер тәүлеккә арендага бирергә мөмкин булмаячак, дигән сүзләр ишетелгәләде шул. Әмма Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минис­тры урынбасары Никита Стасишин хәбәр иткәнчә, хөкүмәтнең яңа карары гражданнарның фатир арендалауга булган хокукларын чикләми. РИА Новости агентлыгы язганча, монда төп басым торак биналардан файдалану кагыйдәләренә ясалачак. Гражданнар кодексы буенча, фатир хуҗасы мөлкәтен үзе теләгәнчә файдаланырга хокуклы, шулай ук вакытлыча арендага да бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading