16+

Фургон йортта кемнәр яши?

– Казанда фургон-йорт күрдем. Автомобильгә тагылган мондый тораклар нигә кирәк? Анда яшәргә мөмкинлекләр бар микән? Сабина, Казан.

Фургон йортта кемнәр яши?

– Казанда фургон-йорт күрдем. Автомобильгә тагылган мондый тораклар нигә кирәк? Анда яшәргә мөмкинлекләр бар микән? Сабина, Казан.

Автойортлар күбрәге чит илдә, Америкада, Европада популяр. Казанда бу сирәгрәк күренеш. Дөрес, соңгы елларда Казанда да мондый фургонлы йортлар күренә башлаган. Чит илдә аларны караванер дип атыйлар. Анда яшәр өчен шартлар тудырылган. Йокы, ашау бүлмәсе, бәдрәф, суыткычка кадәр бар. Белгечләр, Казанда әлеге автойортлар өчен махсус туктау урыннары булдырылса, туристлар саны сизелерлек артыр иде дип уйлый.
Сүз уңаеннан, киләсе елга Россиядә беренче тапкыр автотуризм буенча халыкара форум оештырырга җыеналар. Казанда шәһәр Башкарма комитеты автокемпинг өчен җир кишәрлеге эзли дигән сүз дә таралган иде. Берлинда, Римда, Парижда мондый кемпинглар җитәрлек. Мәскәүдә ул парк зонасында уңышлы эшләп килә.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading