16+

Гадел Кутуй урамындагы травмпунктны ник ябалар?

Казанда Гадел Кутуй урамындагы травмпунктны ябалар дип ишеттем, бу дөресме? Рамил Салихов, Казан.

Казанда Гадел Кутуй урамындагы травмпунктны ябалар дип ишеттем, бу дөресме? Рамил Салихов, Казан.

Казан мэриясеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге травмпункт 1986 елда ук төзелгән булган. Идел буе районының Мәүлет урамында 18нче Үзәк шәһәр хастаханәсе каршында яңа медицина учреждениесе ачарга уйлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, иске травмпункт чынлап та ел тәмамланганчы ябылыр дип көтелә. «Микрорайон үсә, зурая, яңа яшәүчеләр барлык­ка килә, шуңа да заманча, яңа травмпункт ачарга ихтыяҗ туды», – ди Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева. Яңа травмпункт тәүлегенә 100 пациентны кабул итәр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading