Шәһри Казан

Германиягә күченсәм, пенсиямә акча өстәләме?

Мин – II группа инвалид. Пенсиядә. Германиягә кызым янына яшәргә күченергә телим. Дөрес, теркәлү урыным Казанда булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата ала идем. Пенсиямә өстәлеп килә торган айлык акча сакланырмы икән? Салих Нуриев, Казан.

Реклама

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Зоя Пищальникова әйтүенчә, канун нигезендә, шулай ук халыкара килешүләр буенча да Россиядән читтә яшәүчеләргә бердәй айлык түләүләр каралмаган. Кызганыч, әмма социаль хезмәтләр өчен бирелә торган акча кешенең яшәү урынына карап түләнә. Шуңа да, Германиягә күченгән очракта, ул сезгә бирелмәячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 август 2019 - 21:15
    Без имени
    дорес тугел, ул бит кунак булып кона анда, турист кебек