16+

Җиләк чынлап та могҗизалымы?

Интернетта тәрәзә төбендә үсеп, ел әйләнәсендә күп итеп җиләк бирә торган «Сказочный сбор» исемле комплект сатыла дигән игъланга тап булдым.

Җиләк чынлап та могҗизалымы?

Интернетта тәрәзә төбендә үсеп, ел әйләнәсендә күп итеп җиләк бирә торган «Сказочный сбор» исемле комплект сатыла дигән игъланга тап булдым.

Элек 3999 сум торган, хәзер ташлама белән 99 сумга алып була. Бик тә могҗизалы җиләк, имеш. Комплектта Амазония туфрагы белән орлыклар салынган. Орлыклар өч атнадан тишелеп тә чыга һәм унар кг җиләк бирә башлый, дигәннәр. Шулкадәр мактагач, алып та карыйсы килә, чираттагы ялган түгелме икән дип тә шикләнәм. Сез нәрсә киңәш итәр идегез?
Исемемне күрсәтмәгез

«Органическое земледелие» клубы җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов:
– Мин моңа бик шикләнеп карыйм. Теләсә нинди үсемлеккә яхшы туфрак, җылылык, яктылык һәм дымлылык кирәк. Туфрагы аның орлыгы белән бергә сатыла, дидегез. Ә калганнары? Фатир шартларында яктылык һәм дымлылыкны тиешенчә биреп бетереп булмый. Кышкы айларда бигрәк тә. Тәрәзә төбендә, гадәттә, бик җылы да булмый. Якты булсын өчен тәүлек әйләнәсе лампа яндырып торырга кирәк, анда да сәнәгать яктырткычларын. Һава да коры була, дымлылык җитми. Теплицада да өч атна эчендә җиләк үстереп булмый. Моның өчен берничә ай кирәк. Миннән гадәти бакча җиләген ел әйләнәсендә теплицада үстереп буламы дип сораганнары бар. Ремонтант сортны үстереп була, әгәр дә аңа кирәкле бөтен шартларны тудырсаң. Тәҗрибә өчен көз көне ремонтант җиләкне тамыры белән өйгә алып кереп утыртып карарга киңәш итәм. Теория буенча, ул мөмкин, әмма бик катлаулы эш. Җиләге булса да, кояш җитмәгәнлектән, ул баллы да булмаска мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading