Шәһри Казан

Инвалидка парковка бушлаймы?

Таксида барганда да түләүсез туктап тору урыныннан файдаланып була Парковкадан бушка файдалану өчен инвалид билгесе куелган машинада йөрүчеләр нишләргә тиеш? Бу өлкәдә үзгәрешләр бар дип ишеттем. Соңгы яңалыклар белән таныштырсагыз иде? Алсу Нигъмәтҗанова, Казан.

Казанның Яңа Савин районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, 1 гыйнвардан инвалидлар өчен автотранспорт кую урыны федераль реестр мәгълүматлары буенча эшли башлады. “Инвалид” автомобиль билгесеннән файдаланучылар, ягъни инвалид яисә инвалид бала йөртә торган транспорт чарасына түләүсез туктап тору урыны каралган. Моның өчен алар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, инвалидларның федераль реестры сайтында яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, алдан рөхсәт алырга тиешләр.

Түләүсез туктап тору урынына рөхсәт алу өчен инвалидларга бу ташламага хокуклары барлыгын дәлилләргә кирәк түгел. Тиешле мәгълүмат операторы Россия Пенсия фонды булган федераль реестрдан алына. Әлеге үзгәрешләр былтырның 1 июленнән үк гамәлдә иде. Хәзер исә ташламалы туктап тору урыныннан транспорт чарасы турындагы мәгълүматны инвалидларның федераль реестрына керткән очракта гына файдаланып була. 1нче яки 2нче төркем инвалид йөрткән яисә әлеге төркем инвалидларны йөртүче автомобильгә генә түләүсез туктап тору урыныннан файдалануга рөхсәт бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаган 3нче төркем инвалидлар да әлеге мөмкинлектән файдалана ала.

Реклама

Автомобильне реестрга кертер өчен транспорт чарасының номерын күрсәтергә, исемлектән машина маркасын сайларга һәм инвалид туктап тору урыныннан файдаланачак вакыт аралыгын ачыкларга кирәк. Кертелгән мәгълүматлар реестрда 15 минуттан соң ук күренәчәк. Бу исә реестрга кертелгән инвалид таксида барганда, ул машина да түләүсез туктап тору урыныннан файдалана ала дигән сүз. Моның өчен реестрга такси номерын кертү дә җитә. Кирәк булганда инвалид реестрдагы мәгълүматларны үзгәртә ала, реестрга соңыннан кертелгән мәгълүмат актуаль була. Бер кеше бер үк вакытта махсус тукталу урыныннан файдалану хокукы булган бер транспорт чарасыннан гына файдалана, ә бер автомобиль инвалидлыгы булган берничә кешегә беркетелә ала, – дип ачыклык кертте белгечләр.

Фото архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: