Шәһри Казан

Инвалидлар коляскасын ничек алырга?

Безнең инвалид күршебез бар. Инвалидлар арбасын алыр өчен медицина тикшерүе узарга кирәк, диделәр. Тик күршебез йөри алмый, аңа кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?  Алсу Зарипова, Арча. 

Реклама

Гадәттә, урын өстендә яткан авыруларга өйгә килеп тә медицина тикшерүе уздыралар. Инвалид кеше ышаныч кәгазе белән үз мәнфәгатьләрен кайгыртуны башка кешегә дә тапшыра ала. Мондый очракта, йә аңа беркетелгән социаль хезмәткәр, йә ышанычлы кешесе, медицина тикшерүләре әзер булганнан соң, тиешле документларны туплап, арба алыр өчен социаль иминиятләштерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: