16+

Ире вафатыннан соң, пенсиясе хатынына күчәме?

Ирем вафат булды. Минем пенсиямә 25 процент акча өстәлергә тиеш дип ишеттем. Бу дөресме? Исемем редакция өчен.

Ирем вафат булды. Минем пенсиямә 25 процент акча өстәлергә тиеш дип ишеттем. Бу дөресме? Исемем редакция өчен.

Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, тәрбиячесез калган очракта билгеләнә торган пенсия турында сүз бара. Гаиләне туендыручы булып кереме күбрәк булган кеше санала. Әгәр дә ир хатыныннан күбрәк пенсия алган икән, аның вафатыннан соң, хатыны пенсияне үзенә рәсмиләштерә ала. Шуны да аңларга кирәк, ике пенсия дә берьюлы бирелми. Россия законнарына бу каршы килә. Шуңа да ирегезнең пенсиясен сайлаган очракта, үзегезнең пенсиядән баш тартырга кирәк булачак. Тагын бер мөһим момент: ир пенсиясенә күчкән очракта, аның акчалары 100 процент күләмдә бирелми. Беренче чиратта иминият пенсиясен исәпкә алалар.
Пенсияне бер сайлаганнан соң, моны башка эшләргә ярамый дигән сүз юк, чикләнмәгән күләмдә сайларга була. Әйтик, сезгә 80 яшь тулгач, кабат үз пенсиягезгә кайта аласыз. Ирегез пенсиясенә күчкәнче, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегендәге белгечләр белән киңәшләшергә, ике пенсияне дә исәпләттереп, чагыштырырга онытмагыз. Бәлки үзегезнең пенсияне алу отышлырак булып чыгар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading