Комиссион кибеттән 2000 сумга гына телефон сатып алдым. Тик ул бер көннән ватылды. Аны кире илтергә дип барган идем, кабул итмәделәр, хәтта төзәтүдән дә баш тарттылар. Имеш, комиссион кибеттә мондый хезмәтләр башкарылмый. Бу дөресме? Рәмилә Ефгарова, Алабуга.
Скопировать ссылку

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә.
– Комиссион кибеттән товар сатып алганда махсус актлар, моннан тыш 2300-1 номерлы закон да гамәлдә. Комиссион кибеттән товар сатып алганда, аның кимчелекләре турында сатучы алдан кисәткән булса бер хәл. Әгәр инде товарның сыйфатсыз икәне ахырдан ачыкланса, кулланучы үз хокукларын яклый ала.
Закон нигезендә, сатып алучы сыйфатсыз товарны алыштырырга хокуклы. Товарның бәясен төшерүне таләп итәргә хаклы. Кимчелекләрне бетерүне сорарга да мөмкин. Шулай ук, товардан баш тартып, акчасын алырга да була. Моның өчен сатучыга язмача шикаять юлларга кирәк. Ул шикаять ике экземплярда булсын. Аларны сатучы имзаларга, шикаять кабул итеп алынган датаны куярга бурычлы. Әгәр дә сатучы гаризаны кабул итми икән, шикаятьне заказлы хат белән юлларга була. Гомумән, моңа кадәр кулланылган, кимчелекле товар сатуга куелган икән, кулланучыга бу хакта алдан әйтергә кирәк. Комиссион кибеттә телефонның кимчелекләре турында сезне кисәтергә тиешләр иде.
Комментарийлар