16+

Кадастр бәясен дөрес исәпләмәсәләр нишләргә?

Милкемнең кадастр бәясен дөрес исәпләмәгәннәр дип саныйм. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Аны яңадан исәпләттереп буламы? Айназ Зарипова, Чаллы.

Милкемнең кадастр бәясен дөрес исәпләмәгәннәр дип саныйм. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Аны яңадан исәпләттереп буламы? Айназ Зарипова, Чаллы.

Росреестрның Татарстан идарәсендә милеккә кадастр бәясе бирү бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова әйтүенчә, әгәр дә кеше кадастр бәясен дөрес билгеләмәгәннәр дип шикләнә икән, моны суд аша хәл итәргә яки махсус комиссия ярдәмендә кадастр бәясен яңадан исәпләттерергә була. Физик затлар бу ике ысулның берсен сайлый алсалар, юридик затлар проблеманы бары комиссия аша гына хәл итә алалар.
– Кадастр бәясен яңадан исәпләттерү турындагы гариза комиссия тарафыннан бер ай дәвамында карала. Әгәр дә карар гариза бирүче файдасына булса, салым түләүдә үзгәрешләр киләсе еллар өчен генә түгел, алдагы еллар өчен дә искә алынып ташлама ясала, – диде Алсу Сабирҗанова.
Монда искәртеп узарга кирәк, элек салым торакның инвентаризация бәясеннән чыгып (халык телендә БТИ) исәпләнелә иде. 2015 елның 1 гыйнварыннан физик затларга салым милекнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә башлады. Шуңа да кешеләр өчен кадастр бәясенең төгәл исәпләнүе мөһим. Бу салым түләүдә дә сизелерлек роль уйный. Шуны да искәртергә кирәк: Росреестрның Татарстан идарәсе белгечләре кадастр бәясен исәпләми, әмма бәягә үзгәрешләр кертергә аларның хаклары бар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading