16+

Калган чыршыны нишләтәләр?

Яңа еллар узды, шулай да мине бер сорау кызыксындыра. Урман хуҗалыгы Яңа ел өчен чыршыларны махсус үстерә, тик быел табигый чыршы алучылар 19 процентка кимегән, дип сөйләделәр.

Сатылмый калган чыршыларны нишләтәләр?
Сабина Зарипова, Казан.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров әйтүенчә, быел Яңа ел бәйрәмнәре өчен дип махсус 11 мең төптән артык чыршы әзерләнгән булган. Чынлап та быел чыршы алучылар саны кимегән, 4 меңнән артык чыршыны гына кулланганнар. Чыршылар, гадәттә, заявка буенча киселә. Шуңа да чыршының артыгын кисмиләр. Алар питомникларда үсүен дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading